Эко стилендәге әкият! Әлмәттә балалар бакчасына йөрүче сабыйларны урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәттеләр

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Әлмәт шәһәренең 53нче “Светофорик”  балалар бакчасында экологик чара булып узды. Урамда саф һава сулап йөргән чагында тәрбияченең кесә телефонына Лесовичоктан урманны һәм анда яшәүчеләрне Убырлы Карчыкның явыз тылсымыннан коткару үтенече белән аудиохат килеп төште. Юннатлар урманда яшәүчеләргә ярдәм итәргә ашыккан бер мәлдә юлларында акыллы, зирәк керпене очратты. Сабыйларга ул сер итеп кенә тере су ярдәмендә урманны явыз тылсымнан коткарып калып булуын аңлатты. Ә бу суны табу өчен балаларга юлларында очраган барлык кыенлыкларны җиңәргә кирәк булды.

 Нәниләр әкият урманына сәяхәт кылганда, аланны чүп-чардан чистартып, аю йортын һәм бал кортлары умарталарын тәртипкә китерде, табигать турында ребуслар һәм табышмаклар чиште, Лесовичокка урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде.  Ә инде экологик уен азагында Су иясе тере су табарга ярдәм итте. Нәниләр шуның ярдәмендә урманны һәм анда яшәүчеләрне терелтте.

“Экологик әкиятләр балаларга ни өчен әйләнә-тирә мохитнең чисталыгын кайгыртырга кирәклеген һәм табигатькә карата битарафлыкның нинди аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеген бик ачык итеп аңлата. Сабыйлар әнә шул рәвешле әйләнә-тирә мохитне саклау буенча байтак кына белемнәр үзләштерде инде”, –  дип үзенең фикерләре белән уртаклашты Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе 1 разрядлы белгече Ләйсән Гыйсмәтуллина.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International