Экология белемнәре күп була алмый! Әлмәт балалар бакчасында танып белү характерындагы әңгәмә үткәрелде

2019 елның 7 июне, җомга

Экология дәресләре традицияләрен дәвам иттерәбез. Бу юлы Әлмәт районының “Кояшлы” балалар бакчасына йөрүче нәниләр табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт серләренә төшенде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре нәниләр белән чүп-чарның әйләнә-тирә мохиткә йогынтысы, табигатьтә хайваннар һәм үсемлекләрнең сирәк төрләре турында сөйләште. Олылар, балалар белән бергәләшеп, экологик уенда катнашты. Бу уен анда катнашучыларның һәммәсенә үзләрен чын  экологлар итеп тоярга ярдәм итте. Балалар бакчасына йөрүче сабыйларга шулай ук калдыкларны аерып җыюда үзләренең көчен сынап карау мөмкинлеге бирелде. Дәрес ахырында сабыйлар файдалы киңәшәр урын алган кесә экокитабын мөстәкыйль  җыйды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International