14 майда Түбән Ногородта “Бөек елгалар” 21нче Халыкара фәнни-сәнәгать форумы башлана

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

14-17 май көннәрендә Түбән Новгородта “Бөек елгалар (экология, гидрометеорология, энергетика иминлеге)’ICEF” дигән 21нче Халыкара фәнни-сәнәгать форумы үткәреләчәк. Форумда дөньяның бөек елгалары тирәсендә урнашкан төбәкләрне тотрыклы үстерүнең төп юнәлешләрен барлау, табигый һәм ташландык суларны чистарту буенча иң яхшы тәҗрибә, инновацион технологияләр һәм җиһазлар белән таныштыру, бөек елгалар бассейннарында экологик вәзгыятьне яхшырту мәсьәләләрен карау күздә тотыла.

Форумның эшлекле программасы түбәндәге чараларны үз эченә алган:

- “Бөек елгалар тирәсендә урнашкан төбәкләрне тотрыклы үстерү” халыкара конгрессы;

- “Чиста су. Технологияләр. Җиһазлар” халыкара күргәзмәсе.

- “Россиянең бөек елгалары” күргәзмәсе (федераль һәм төбәк фәнни-сәнгати экспозицияләр)

- “Энергетика. Электротехника. Энергияне һәм ресурсларны сак тоту” махсус күргәзмәсе.

2018 елда “Бөек елгалар” форумына дөньяның 11 иленнән һәм Россия Федерациясенең 32 субъектыннан вәкилләр җыелган иде. Анда 200дән артыграк оешма бөек елгалар тирәсендә урнашкан илләрнең тотрыклы,  экологик яктан имин икътисади үсешенең көн кадагына суга торган проблемалары буенча докладлары белән таныштырды. Махсус күргәзмәдә 137 предприятие һәм оешма катнашты.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International