Беренче яртыеллык йомгаклары

2012 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллегиясенең “Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 2010 елның I яртысындагы эш нәтиҗәләре һәм 2012 елның азагына кадәрге чорга бурычлары турында” дип аталган утырышы булып узды, анда министр Артем Сидоров рәислек итте.

Утырышта шулай ук Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратының җир асты һәм табигый байлыклардан файдалану һәм әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләре бүлеге башлыгы Марат Фәсхетдинов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты – ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәфил Ногманов, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының иҗтимагый советы рәисе Анатолий Щеповских, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллегиясе әгъзалары, Татарстан министрлыкларының һәм  Татарстан буенча федераль башкарма власть органнарының җитәкчеләре, Татарстан прокуратурасы вәкилләре, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгының структур тармаклары җитәкчеләре, җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Төп доклад белән Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов чыгыш ясады, анда ул министрлыкның 2010 елның I яртысындагы эшләренә йомгак ясады һәм 2012 елның азагына кадәрге чорга бурычлар турында сөйләде.

Доклад белән шулай ук Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы прокуроры Олег Даминов һәм Россия табигать күзәтчелегенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов чыгыш ясады.

Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камаловның чыгышы турында җентекле белешмә – аналитик материаллар, докладлар, чыгышлар бүлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International