“Табигатьне саклау буенча барлык ведомстволар һәм муниципаль районнар көчәйтелгән эш режимына күчә” – Александр Шадриков ЭКОяз 2019 башлану турында

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Республикада табигатьне саклау буенча барлык ведомстволарның көчәйтелгән эш режимына күчүе, торак пунктларны язгы ташудан саклау һәм Татарстанда экологияне иң актив төстә саклаучы кешеләрне, уку йортларын һәм журналистларны бүләкләү. Бүген ТР Хөкүмәте йортында журналистларга 1 апрельдә санитария-экология икеайлыгының башланачагы, “ЭКОяз2019” акциясе һәм язгы ташуга әзерләнү турында сөйләделәр. Брифингта ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, министр урынбасары  – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР Баш дәүләт инспекторы  Фаяз Шакиров, ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры вазифаларын вакытлыча башкаручы  Николай Суржко, ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе башлыгы Сергей Захаров катнашты. Александр Шадриков үзенең чыгышында иң элек узган елдагы икеайлык йомгаклары турында искә төшереп, 6 меңнән артыграк экологик законны бозу очрагына киртә куелганлыгын, барлыгы 19 млн сумнан артыграк күләмдә штрафлар салынганлыгын, бу средстволарның муниципаль берәмлекләрнең табигатьне саклау чараларына җибәрелгәнлеген искә төшерде. Шуннан соң табигатьне саклау ведомствосы җитәкчесе алда торучы акция турында сөйләде. “1 апрельдән табигатьне саклау буенча барлык ведомстволар һәм муниципаль районнар территорияләрне чистарту буенча көчәйтелгән эш режимына күчә. Икеайлыкның беренче көннәреннән безнең алга рөхсәт ителмәгән урыннарда булдырылган чүп өемнәренең барысын да ачыклау һәм теркәү бурычы куела. Шушы максаттан  экологларның заманча барлык эш ысуллары кулланылачак. Зиратларны һәм шул тирәдәге территорияләрне санитария-экология ягыннан тәртипкә китерү, истәлекле урыннарны, парк һәм скверларның чистарту аерым игътибар үзәгенә алыначак”, – дип хәбәр итте министр. Калдыкларны рөхсәтсез урыннарга урнаштыру фактлары буенча ачыкланган барлык закон бозу очраклары “Экологик карта” дәүләт геомәгълүмат системасына   (www.ecokarta.tatar.ru) кертелә. Бу җәһәттән барлык мәгълүматлар белән Интернет челтәрендә “онлайн” режимында танышырга мөмкин.

Фаяз Шакиров инде 2019 елның шушы чорына кадәрге дәүләт экологик күзәтчелеге йомгаклары турында сөйләп үтте. “Барлыгы 11,5 млн сумлык административ штраф түләттек. Республика судлары, табигатьне саклау законнарын бозып, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган 4 объект эшчәнлеген туктатты. 2019 елда хокук саклау органнары белән уртак эш барышында әйләнә-тирә мохиткә зыян китерү факты буенча 9 җинаять эше кузгатылды.

Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  4.1.1 статьясы нигезендә, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына карата тәүге тапкыр кылынган административ хокук бозулар өчен штраф рәвешендәге административ җәза кисәтүгә алыштырыла, аларга кисәтнәмәләр бирелә. 2019 елда  198 кисәтү ясалды,  558 кисәтнәмә бирелде”, – дип хәбәр итте ТР Баш дәүләт инспекторы.

Александр Шадриков, санитария-экология икеайлыгы темасын дәвам итеп, татарстанлыларның, волонтерлар, иҗтимагый оешмалар активистларының республикабызны чисталыкта тотуга керткән өлешен югары бәяләде.

“Дюрасел Раша” ҖЧҖ белән уртак рәвештә батереяләр җыю буенча 300 гомуми белем бирү оешмасы арасында акциянең беренче этабын үткәрү быелның яңалыгына әйләнәчәк. «Дюрасел Раша» ҖЧҖ батареяләр тутыру өчен 3000 данә төрле күләмдәге савытлар бирәчәк. “Иң яхшы укучы” һәм “Иң яхшы мәктәп” номинацияләре буенча  җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Гадәттәгечә, “ЭКОяз 2019” акциясе кысаларында республикабызда яшәүчеләр һәм оешмалар төрле экологик чаралар үткәрү рәвешендә үзләренең табигатьне саклау инициативаларын тормышка ашыра алачак.

Акция ике этапта уздырыла:

- район этабы: 2019 елның 1 апреленнән 13 майга кадәр;

- республика этабы: 2019 елның 14 маеннан 31 майга кадәр.

Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләрдә билгеләнәчәк:

- “Иң яхшы балалар бакчасы”

- “Иң яхшы мәктәп”

- “Иң яхшы гаилә”

- “Иң яхшы предприятие”

- “Иң яхшы муниципаль берәмлек”.

Район һәм республика этапларында җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак, иң яхшы муниципаль берәмлекләргә балалар уен комплекслары бүләк ителәчәк.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International