Бүген Казанда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә проект дкументларының тиешле таләпләргә туры килү-килмәү мәсьәләсе буенча төбәк киңәшмәсе үткәрелә

2019 елның 15 марты, җомга

 ТР Хөкүмәт йортында “Әйләнә-тирә мохитне саклау, халыкның санитария-эпидемиология иминлеген тәэмин итү өлкәсендә проект документларының тиешле таләпләргә туры килү мәсьәләләре. Инженер-экологик тикшеренүләр буенча техник документлар проблематикасы. Федераль һәм төбәк хакимияте органнары белән хезмәттәшлекне киңәйтү” дигән темага  “Главгосэкспертиза” төбәк киңәшмәсенең беренче өлеше тәмамланган. Киңәшмәне Россия “Главгосэкспертиза” начальнигы Игорь Манылов үткәрә, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында. Чарада ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнаша.

Игорь Манылов әйтүенчә, бүген экспертиза төзелеш процессында актив катнашучы гына түгел, бәлки “проектны инвестицион планлаштыру стадиясендә бик тар “муен” да әле”. Аның әйтүенчә, дәүләт экспертизасына тапшырыла торган проектларның 10-20 процентында авырияләргә китерердәй хаталар бар, ә һәр ике проектның берсе – “шыр хаталы”.

Хәзерге вакытта 14 900 проектка экспертиза үткәрелә, һәм көн саен  “Главгосэкспертиза” системасына 100ләп проект алына.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, үз чиратында, төбәк киңәшмәсендә катнашучыларның һәммәсен сәламләп, инженерлык тикшеренүләрен башкару һәм проект документларын әзерләү ягыннан  әйләнә-тирә мохитне саклау, халыкның санитария-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү турында Россия законындагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә мәсьәләләрне үзвакытында күтәрү өчен рәхмәт белдергән.

Татарстан Премьер-министры, үз чиратында, төрле программалар һәм проектларны тормышка ашыруда экологик иминлекнең югары стандартларын тәэмин итүнең, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметүнең мөһимлеген басым ясап әйткән.

Киңәшмә алдыннан оештырылган күргәзмә кысаларында Россия “Главгосэкспертиза” начальнигы “Татарстан Республикасы экологик картасы” белән таныштырылган. Анда ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстанның Баш дәүләт инспекторы  Фаяз Шакиров дәүләт мәгълүмат системасының мөмкинлекләре турында сөйләгән.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International