Чаллы предприятиесе экология таләпләрен үтәмәгән өчен 30 мең сум күләмендә штраф түлиячәк

2019 елның 15 феврале, җомга

Кама буе территориаль идарәсе инспекторларында Чаллы шәһәре “Мастер” Кама индустриаль паркы предприятиесенең экология таләпләрен үтәвенә шик туган. Чыннан да, предприятие гамәлләрендә атмосфера һавасын пычратуга китерердәй газларны чистарту җиһазыннан файдалану кагыйдәләрен бозу ачыкланган. Экологлар тикшерү нәтиҗәләре буенча гаепле юридик затка ачыкланган бозуны юкка чыгару турында күрсәтмә биргән, шулай ук Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  8.21 статьясындагы 3 өлеше (“Атмосфера һавасын саклау кагыйдәләрен бозу”) буенча беркетмә төзегән.

“Мастер” Кама индустриаль паркы моның өчен 30 мең сум күләмендә штраф түлиячәк.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International