Пробалар алынган, тикшерү бара. Түбән Кама предприятиесенә 60 мең сумга якын штраф яный

2019 елның 15 феврале, җомга

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама арьягы территориаль идарәсе белгечләре бер объекттан һавага чыгарыла торган хәвефлелекнең  3 категориясенә керүче зарарлы матдәләрне тикшергән. Шулай итеп, табигатьне саклау законы таләпләрен үтәмәү Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.1 статьясы (“Шәһәр төзелеше эшчәнлеген хәл иткәндә һәм предприятиеләрдән, корылмалардан яки башка объектлардан файдаланганда экологик таләпләрне үтәмәү”) буенча административ тикшерүгә сәбәп булган. “Бу мәгълүмат әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты объектлары реестрына кертелгән. Шулай ук тикшерү барышында производствоның экологик контрольлек программасына ия булмавы да ачыкланды”, – ди дәүләт инспекторы Диләрә Хәмидуллина. Компаниянең төп эшчәнлеге төре – басым астында кою ысулы белән пластмассадан автомобиль детальләрен җитештерү.    Экологлар газ чистарту җайланмасының эш нәтиҗәсенә контрольлек максатыннан чыгып, пластикны ваклау участогында сәнәгать объектыннан һавага чыгарыла торган зарарлы матдәләр пробаларын алган.

 Хәзер предприятиегә производствоның экологик контрольлек программасын эшләргә, газ чистарту җайланмаларының эш нәтиҗәсенә контрольлек итү эшен үткәрергә туры киләчәк. Һавага чыгарылган зарарлы матдәләрнең тиешледән артып китүе ачыкланган очракта табигатьне саклау законын бозган өчен штрафларның гомуми күләме 60 мең сумга җитәргә мөмкин.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International