Экологлар Зөя елгасының су саклау зонасында пычрак кар өеменә тап булган

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары рейд вакытында Зөя елгасының су саклау зонасына пычрак карның аударып калдырылу очрагын билгеләгән. Кар өеме мәйданының  235 кв.м тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Пычрак кар “тавы”н урамнарны  чистарту белән шөгыльләнүче предприятиенең ясавы мәгълүм булган.

Рөхсәт ителмәгән урынга ясап куелган кар көртен өйрәнү барышында, калдыкларның (кышын урамнарны җыештырудан барлыкка килгән калдык) хәвефлелек классын билгеләү максатыннан, кардан пробалар алынган. Хәзерге вакытта пробалар тикшерелә. Әлеге факт буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  8.13 статьясындагы 4 өлеше (“Су объектларын саклау кагыйдәләрен бозу”) буенча административ тикшерү алып барыла.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International