Экологлар автомобиль төзүчеләр шәһәрендә төнге рейд кысаларында карны тиешсез урынга аударып калдыруның 8 очрагын булдырмый калган

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

Чаллыда төнге рейд барышында пычрак карны тиешсез урынга бушатып калдырырга маташкан чагында 8 машина йөртүченең юлына аркылы төшелгән. Кар аударып калдыру ихтималы зур булган урыннарга төнге рейдны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары үткәргән. Экологлар кар төягән машина күренүгә, шундук яшерен генә күзәтү оештырган. Шуңа күрә бер генә машина йөртүче дә закон бозу урыныннан качып китә алмаган.

Кама буе территориаль идарәсенең аналитик контрольлек махсус инспекциясе белгечләре, анализ ясау өчен, рөхсәт ителмәгән урыннардагы  өемнәрдән кар пробалары алган. Гаеплеләргә җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәгән өчен, шулай ук территорияләрне төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен үтәмәгән өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  8.2 статьясы һәм Административ хокук бозулар турында ТР кодексының 3.6 статьясы нигезендә штраф яный.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International