30 ноябрьгә кадәр экология тематикасы буенча сәхнә номерларының шәһәр фестивалендә сайлап алу туры уза. Катнашу өчен 6-18 яшьлек балалар, иҗат коллективлары да, аерым башкаручылар да чакырыла.
Сайлап алу турында катнашу өчен заявкаларны турыдан-туры да, читтән торып та тапшырырга мөмкин:
- сәхнәдә номер күрсәтергә;
- номерның видеоязмасын, документаль рәвештә (монтажламыйча), цифрлы саклагычта яки gdebcorg@yandex.ru адресы буенча (файлның үзен яки Youtube каналына сылтама) җибәрергә.
Фестиваль номинациясе:
1. "Инсценировка"
2. "Ансамбль"
3. "Вокал-соло"
4. "Матур сүз"
Финал концертлары һәм конкурска йомгак ясау 2018 елның 14 һәм 15 декабрендә булачак.
Катнашу турында тулырак белергә һәм заявканы түбәндәге телефоннар буенча тапшырырга мөмкин: 273-48-55, 89178959221.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте