Бөгелмәдә экологлар берьюлы өч хокук бозу очрагын ачыклады

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Калдыкларны санкцияләнмәгән рәвештә урнаштыру урыны Бөгелмә шәһәренең База тыкрыгында вертолет ярдәмендә ачыкланды.  Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары хокук бозучыга карата административ эзләтү эшен кузгатты. Пластик тәрәзә һәм тәрәзә конструкцияләре җитештерү белән шөгыльләнүче шәхси эшкуар территориясен карау барышында инспекторлар табигать саклау законнары бозылуның берничә очрагын ачыклады. Җитештерү калдыкларын гомуми мәйданы 25.47 кв.м. турфакка ташлау урыны билгеләнде.

Моннан тыш, ачык урындагы каты өслектә вакытлы калдыклар саклана иде:  кара металл савытлары, минерал сүс нигезендәге җылылык изоляцияләүче башка төрле калдыклар. Чүпләү мәйданы 35.64 кв. м. тәшкил итте, СанПиН 2.1.7.1322-03 (п.3.7) таләпләре һәм "Җитештерү һәм куллану калдыклары турында" 1998 ел, 24 июнь, № 89 федераль закон (11 ст.) бозылган. Ягъни калдыкларны ачык җирлектә саклаганда әлеге урын периметры буенча туфрак өеме, автоном чистарту корылмалары булган явым-төшем суларын кабул итүче җайланмалар белән әйләндереп алынмаган, өстендә әвеслек (брезент) юк, әлеге мәйданчыкның өслеге химик тотрыклы түшәмә белә тәэмин ителмәгән.

Карау барышында шулай ук эшкуарның җирне нефть продуктлары белән пычранган грунт белән күмүе дә билгеле булды. Күмелгән территориянең гомуми мәйданы 1200 кв.м. тәшкил итә. Туфракта нефть продуктлары күләмен анализлау нәтиҗәләре беркетмәсе буенча, аларның күләме 2.4 мәртәбә артык. Шулай ук инспекторлар тарафыннан әлеге территориядә герметик булмаган казылма чокыр булуы ачыкланды, аннан туфракка канализация агынтылары аккан, нәтиҗәдә туфракны аммонийлы азот белән пычратуга юл куелган. Арту күләме фонга карата 8.7 мәртәбә артык.

Әлеге хокук бозулар өчен эшкуар өч статья: Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2, 8.6 ст. 2 өл., 8.7 ст. 2 өл. буенча административ җаваплылыкка тартылды. 100 мең сум күләмендә штраф билгеләнде. Бер ай эчендә әлеге бозуларны бетерү турында йогынты актлары белдерелде.  

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International