"Мәктәп экопатруле" IV республика конкурсы кысаларында Татарстандагы укучылардан 7000 артык заявка алынды. 21 ноябрьдә Казанда иң актив укучыларны, сыйныфларны һәм мәктәпләрне бүләкләү тантанасы булачак. Бу сезонда иң күп катнашучылар республиканың Түбән Кама, Спас районнарында һәм Казан шәһәрендә теркәлде. Алар арасында 1000 артык балл туплаган мәктәп укучылары да бар.
Конкурс кысаларында республиканың гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучылар калдыкларны санкцияләнмәгән рәвештә урнаштыру, сәнәгый һәм көнкүреш агынтыларны ташлау урыннарын фотога һәм видеога төшерә. Укучылар тарафыннан ачыкланган экологик законнарны бозу фактлары мобиль кушымта ярдәмендә ТР Экология министрлыгына җибәрелә һәм алга таба тәртипкә китерелә.
Конкурста 1-11 сыйныфта укучы балалар катнаша. Конкурсны оештыручылар булып ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тора.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте