Су - яшәү чыганагы! Экологлар яшь сарманлылар өчен кызыклы дәрес үткәрде

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

Планетабызның зур өлешен океан, диңгез, күл, елга, боз сулары алып тора. Хәтта болытлар да - су тупланмасы. Кайчандыр, бик күптән, җирдәге бөтен тормыш океанда яралган. Су үсемлекләргә һәм хайваннарга кирәк. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбендә нәкъ менә шул темага экология дәресе үткәрде. Дәреснең максаты - үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирү, укучыларның күзаллавын киңәйтү. Әлеге чарада 4нче сыйныф катнашты. Дәрес кызык узсын, укучыларның әлеге тема белән кызыксынуы артсын һәм шул рәвешчә укытуның нәтиҗәлелеге күтәрелсен өчен, аны уен рәвешендә үткәрделәр. Укучылар Россиянең Идел, Енисей, Обь, Амур һәм башка эре елгалары килеп чыгышы һәм төзелеше турында белде. Һәр бала үзе өчен ниндидер яңа нәрсәләр ачты. Ә "эстуарий" дигән географик төшенчәне укучылар бөтенләй белми булып чыкты. Елганың диңгезгә таба киңәя торган, бер җиңсәле бүрәнкә сыман тамагы шулай атала. Таныш булмаган сүзләр слайдларда күрсәтелде. Дәрестә нәтиҗәле эшләп, балалар табигатьтә елгалар роленең бәяләп бетергесез булуын, аларның, чыннан да, зур әһәмияткә ия булуын белде. Чара азагында бөтенесенә буяу китапчыклары тараттылар, моңа балалар бик сөенде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International