Ел башыннан бирле экологлар тарафыннан гражданнардан килгән 8600 артык мөрәҗәгать каралды

2018 елның 2 ноябре, җомга

Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының республика буенча иҗтимагый кабул итү системасына 8684 мөрәҗәгать килде. Аларның яртысы – "Мәктәп эко-патруле" телефон кушымтасы буенча. "Халык контроле" системасы буенча экологлар тарафыннан 1236 хәбәр, WhatsApp, Telegram, Eco.signal, "Кайнар телефон линиясе" элемтә каналлары аша 1295 хәбәр каралды. Гражданнарны шәхсән кабул итү барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша 2051 мөрәҗәгать каралды.

Исегезгә төшерәбез, табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары турында хәбәр итәргә мөмкин:

түбәндәге элемтә каналлары буенча:

- (843)267-68-67 телефоны буенча;

-  eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;

- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына;

- "Халык контроле" системасында "Экология" категориясенә;

- "Мәктәп эко-патруле" мобиль кушымтасы буенча. 

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International