Сарман районы Шыгай авылы янәшәсендә түбә алмаштырганнан соң төзелеш чүпләре калдырылган

2018 елның 2 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә кырга төзелеш калдыкларын ташлау турында хәбәр килде. Битараф булмаган гражданнар  WhatsApp элемтә каналы буенча хәбәр иткәнчә, чүплек урыны Сарман районы территориясендә Шыгай авылы янында урнашкан. Әлеге урынга чыккан экологлар билгеләгәнчә, төзелеш материаллары – шифер, пыяламамык – бирегә түбә алмаштыру эшләрен уздырганнан соң китерелгән. Кама аръягы идарәсе инспекторы Людмила Наякшина аңлатып узганча, I - IV класс куркынычлы калдыкларны һәм радиоактив калдыкларны шәһәр һәм авыл җирлекләренә тоташып торучы территорияләргә ташлау "Әйләнә-тирә мохитне саклау турында" 7-ФЗ номерлы федераль законның 51 ст. нигезендә тыела. Чүп ташлауга юл куйган агрофирмага карата экологлар РФ КоАП 8.2 ст. ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") нигезендә административ хокук бозу турында беркетмә төзеде. Бер айлык срокта чүплекне бетерү йөкләмәсе биреләчәк.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International