"Чиста биттән!" экологик рәсемнәр конкурсы. Эшләр 10 ноябрьгә кадәр кабул ителә

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

"Чиста биттән!" экологик рәсем конкурсы 1-11 сыйныфларда укучылар өчен игълан ителде. 10 октябрьдән 10 ноябрьгә кадәр Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы А3/А4 форматындагы төсле карандашлар, буяулар, фломастерлар (башкару техникасын автор үзе сайлап ала) белән башкарылган эшләрне кабул итә. Рәсемнең бит ягында түбән уң як почмагында авторның фамилиясен, исемен, сыйныфын, белем бирү оешмасының һәм эшнең исемен күрсәтергә кирәк. Икенче ягында - элемтә өчен телефон номерын һәм электрон почта адресын.

Эшләр Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 75 йорт, 108 кабинет адресы буенча кабул ителә.

 

Рәсемнәр конкурста өч номинация буенча катнаша:

 

1. «Кыргый табигать дөньясын саклыйк».

Темалары: «Табигатьнең Кызыл китабы», «Җиргә куркыныч яный:  экологик янаулар», «Тыелган сукмаклар:  махсус сакланучы табигать территорияләре» һ. б. темалар.

 

2. «Хайваннар – шәһәрдә».

Темалары: «Без аларга ярдәм итә алабыз», «Шәфкатьле дөнья» һ. б. темалар.

 

3. «Игелекле ихтыяр кешесе».

Темалары: Темалар: «Чүп–чарсыз җир», «Чиста һава һәм су - безнең байлыгыбыз», «Нинди матур дөнья!», «Кеше һәм табигать - игелекле күршеләр» һ. б.

Җиңүчеләр 2018 елның 21 ноябрендә «Мәктәп эко-патруле» конкурсына йомгак ясау тантанасы кысаларында бүләкләнәчәк.

Иң яхшы эшләр Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экология буенча ведомство журналында урнаштырачак.

 Конкурс турындагы нигезләмә белән сылтама буенча танышырга мөмкин -  Нигезләмә.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International