ТР Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институтында республиканың III яшьләр геологик конференциясе узачак

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

2018 елның 11-12 октябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институтында институтның 10 еллыгына багышланган Республиканың III яшьләр геологик конференциясе узачак.

Конференциядә катнашырга 35 яшькә кадәрге студентлар, яшь белгечләр, аспирантлар, яшь галимнәр һәм тикшеренүчеләр чакырыла. Татарстан Республикасында җир асты байлыкларыннан файдалануның юридик проблемаларын да кертеп, геология фәннәре бүлекләре буенча докладлар белән бары тик турыдан-туры катнашу күздә тотыла.

Конференциянең төп темалары:

1. Хәзерге этапта үтә үзле нефть һәм табигый битумнар белән эш итү - проблемалар һәм аларны хәл итү (интенсификацияләүнең кулланыла торган ысуллары, экологик аспектлар һәм башкалар);

2. Доманик утырмаларын эшләүгә җәлеп итү перспективалары;

3. Җир асты байлыкларын геологик өйрәнү перспективалары һәм киләчәк үсеше турында;

4. Хәзерге этапта нефть ятмалары типларын өйрәнү һәм модельләштерүнең төп принциплары;

5. Файдалы казылмаларны эзләү, табу һәм гамәлгә ашыру өлкәсендә хокукый җайга салу.

Конференциянең эш нәтиҗәләре буенча ISBN бирү һәм фәнни цитатла белән хезмәтләр җыентыгы басылачак. Конференция дипломнары белән билгеләп үтелгән докладлар Югары аттестация комиссиясе журналларында бастырып чыгару өчен тәкъдим ителәчәк.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International