Экологик куркынычсызлык өлкәсендә социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар өчен конкурста катнашуга заявкалар кабул ителә

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Татарстан Республикасында экологик куркынычсызлык тәэмин итү өлкәсендә социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу хокукына конкурс уздыра. Катнашу өчен заявкалар 2018 елның 24 сентябреннән 7 октябренә кадәр кабул ителә. Конкурста законда билгеләнгән тәртиптә теркәлгән һәм Татарстан Республикасы территориясендә үзенең гамәлгә кую документлары нигезендә "Коммерциясез оешмалар турында" Федераль законның 31.1 статьясында каралган эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыручы, үз эшчәнлекләрен конкурс игълан ителгән көнгә кадәр кимендә бер ел гамәлгә ашыручы коммерциясез оешмалар катнаша ала.

Катнашу шартлары турында тулырак итеп Министрлык сайтында "Конференцияләр, конкурслар, грантлар" бүлегендә яки (843) 267-68-11 телефоны буенча белешергә мөмкин.

Конкурста катнашу буенча документлар барлык пунктлары буенча тутырылган булырга тиеш һәм дәгъва белдерүче зат яки аның ышанычлы заты аша кәгазьдә һәм электрон саклагычларда тапшырыла яки "СЮКО конкурсына" тамгасы белән, электрон версиясен теркәп, түбәндәге адреска почта аша җибәрелә: 420049, Казан ш., Павлюхин ур, 75, 108 каб. (почта аша җибәрелгән документларда җибәрелгән датасы белән мөһер булырга тиеш).

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International