Табигатьне яклау идеясе белән илһамланган Татарстан халкы Бөтендөнья чисталык көненә кушылды

2018 елның 15 сентябре, шимбә

Бүген республика буйлап территорияләрне чистартуга багышланган өмәләр уза. Татарстанлылар Бөтендөнья чисталык көне уңаеннан “Илнең генераль өмәсе”, “Яшел Россия” һәм “Булдырырбыз!” экология акцияләренә кушылды.

Казанның массакүләм өмә уздыру үзәгенә әверелгән “Зәңгәр күлләр” МСТТ территориясендә 200 артык кеше җыелды. Сулыкның яр буе территориясен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, Татар табигать саклау районара прокуратурасы, Казан районара табигать саклау прокуратурасы, ТР Рус география җәмгыяте, “Чиста булачак” яшьләр экологик хәрәкәте, “Россиякүләм халык фронты” вәкилләре һ.б. чистартты.

Өмәгә гаиләләре белән кушылучылар да булды. Александр һәм Ольга Дудкиннар һәм аларның игез уллары Матвей белән Илья Питрәч районыннан килгән иде. Гаилә башлыгы хәбәр иткәнчә: “Безнең гаилә мондый чараларга бик җиңел кушыла. Шуңа күрә табигатькә бүгенге сәяхәтебез беренчесе генә түгел. Балаларыбызны кече яшьтән үк табигать турында кайгыртырга өйрәтәбез, чүпне күрдең икән – алып ташла!”

 “Чиста булачак” экологик хәрәкәте җитәкчесе Диләрә Сатикова мондый күләмдәге балаларның беренче мәртәбә килүе турында билгеләп узды: “Быел бездә 3 тулы сыйныф катнаша. Укучылар гына түгел, ә аларның әти-әниләре дә бар, мисал өчен 146 нчы мәктәптән”. Экоактивистлар чүпне фракцияләргә бүлде – төп чүпне һәм эшкәртелә торганын. Алар ярны тәртипкә китергән арада башкалар күлне чистарту белән мәшгуль иде – Рус география җәмгяте вәкилләре күл төбен тикшерде.

“Яшел” фитнес, кыр ашханәсе, конкурслар һәм эко-квестлар – “Зәңгәр күлләр” МСТТ өмә әнә шундый рухта узды бүген. Туган төбәк табигатен чистарту нияте белән илһамланган экоактивистлар 10 кубомтер чүп җыйды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International