Чисталык урнашты. Экологлар таләбе буенча көнкүреш һәм төзелеш калдыклары чүплекләре бетерелде

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

Питрәч районы Яңа Шигали торак пункты янәшәсендә урнашкан 160 кв. метр мәйданлы законсыз чүплек экологлар таләбе буенча юкка чыгарылды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары законсыз чүплекне рейд барышында ачыклады. Көнкүреш техникасы, мебель калдыклары һәм гомуми күләме 80 м³ тәшкил иткән башка көнкүреш калдыклары элегрәк предприятиеләрнең берсенеке булган җир кишәрлегендә ачыкланды. Район Башкарма комитеты һәм оешма җитәкчелеге тырышлыгы белән чүплек урыны тәртипкә китерелде, чүп якында урнашкан полигонга чыгарылган.

Лаеш районының Габишево һәм Тарлаши авыллары арасындагы җир кишәрлегендә дә рейд барышында стихияле чүплек урыннары ачыкланды. Чүплек иске такталардан һәм ремонттан калган төзелеш калдыкларыннан тора иде. Хәзерге вакытта Габишево авыл җирлеге Башкарма комитеты махсус техниканы җәлеп итеп, әлеге территорияне тиешле санитар-экологик торышка китергән.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International