Бүген "Чиста Татарстан" тапшыруында экологик тәрбия һәм халыкны агарту турында сөйләнәчәк. Студия кунаклары – ТР Фәннәр академиясенең Экология проблемалары һәм табигатьтән файдалану институты директоры урынбасары Дмитрий Иванов һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының мәгълүмат системалары һәм экологик мәгърифәт идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин. Чакырылган экспертлар Татарстанда экологик мәгариф системасының корылышы турында, якын киләчәктә республикада яшәүчеләрне нинди табигать саклау чараларының көтүе турында сөйләячәк.
"Чиста Татарстан" тапшыруын "Татарстан-24" телеканалында бүген 18.30 һәм 22.30 сәгатьләрдә, шулай ук http://tatarstan24.tv/projects/ecology/ сайтыннан карагыз.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте