Татарстанга тәҗрибә уртаклашу өчен Киров өлкәсеннән экологлар килде

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

Бүген Киров өлкәсенең әйләнә-тирә мохитне саклау министры Алла Албегова җитәкчелегендә килгән хезмәттәшләр Татарстанның экология һәм табигый ресурсларны саклау өлкәсендәге эш тәҗрибәсе белән танышты. Атмосфера һавасының сыйфатын территориаль күзәтү системасы һәм экологлар эшендәге техник яңалыклар турында делегациягә Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков сөйләде. Форд Транзит автомобиле базасында күчмә экология лабораториясе эшендәге үзенчәлекләр, шулай ук автомат тикшерү буенча стационар пост эше күрсәтелде. "Һавада булган төп һәм үзенчәлекле пычрату матдәләренең катнашмалары турында белешмәләр, шулай ук метеопараметрлар һәр 20 минут саен автомат рәвештә стационар һәм күчмә станцияләрдә дә теркәлеп бара һәм "Татарстан Республикасы экология картасы" ДМС чагылдырыла", – дип аңлатты Татарстан экологлары. Киров өлкәсенең әйләнә-тирә мохитне саклау министры Алла Албегова, "Экокүзәтчелек" программа-аппарат комплексы белән танышкач, Татарстандагы белгечләрнең техник җиһазланыш дәрәҗәсенең югары булуын билгеләде. 

Тәҗрибә уртаклашу буенча очрашу кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре шулай ук республикада экологик күзәтчелекнең ничек башкарылуы турында һәм елгаларның, сулыкларның ярларын ныгыту чаралары хакында да сөйләде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International