Экологик сукмак буйлап. Нурлатның "Родничок" балалар бакчасында табигать турында кайгыртырга өйрәтәләр

2018 елның 7 сентябре, җомга

Нурлат шәһәренең 1 нче санлы "Родничок" гомумиүстерү төрендәге балалар бакчасында квест-уен булды. Балалар табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнде, үсемлекләрнең үсеш чылбырын төзеде, хайваннарны тереклек итү урыннары буенча урнаштырды. Бер станциядән икенче станциягә озын юл үтеп, бакчада тәрбияләнүче балалар пазллар җыйды, төп бурыч урман серләрен чишүдән гыйбарәт иде. "Кошлар ашханәсе" станциясендә кайсы кошка җимлек, кайсы кошка оя кирәк булуы турында ачыкладылар. Биредә үк кошны эчәр су белән тәэмин итү өчен тагын да катлаулырак экологик биремне үтәргә тәкъдим ителде. "Экосукмак", "Аккош күле", "Кырмыска оясы", "Кем артык" пунктлары – һәм менә инде балалар төп максатка килеп тә иреште. Энциклопедия салынган чемодан табылды, болар белән берлектә экологик белемнәр дә эстәлде.

Квест-уен "Экологик сукмак"ның дәвамы булды. Әлеге программа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән зур "Ачык сукмак буйлап" проекты составына керә. Уен эшчәнлеге ярдәмендә балалар табигать турында кайгыртырга өйрәнә, шулай ук ата-аналарына һәм якыннарына үзләренең экологик белемнәрен тапшыра. 

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International