Омск өлкәсенең табигый ресурслар һәм экология министры Татарстанның әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге эш тәҗрибәсе белән танышты

2018 елның 4 сентябре, сишәмбе

Әйләнә-тирәлек торышын күзәтү буенча территориаль система эшчәнлеген тәэмин итү, Татарстанда атмосфера һавасы пычрану дәрәҗәсен үлчәү буенча җыелма исәп-хисап системаларын гамәлгә ашыру һәм Татарстан экологларының матди-техник базасы. Бүген Казанда Омск өлкәсенең Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы вәкилләренең эш визиты кысаларында бу һәм башка темалар хакында фикер алыштылар. Министр Илья Лобов җитәкчелегендәге делегация Татарстан Республикасында әйләнә-тирә мохит торышын күзәтү буенча территориаль система белән танышты. «Республика территориясендә атмосфера һавасының сыйфатын тикшерү эше 8 заманча стационар экоаналитик лаборатория, атмосфера һавасы пычрануын тикшерү буенча 16 автомат станция, 6 күчмә экологик лаборатория ярдәмендә тормышка ашырыла. Алынган белешмәләр атмосфера һавасы торышын комплекслы бәяләргә һәм  һавадагы пычраткыч матдәләр кушылмасының арту очракларына тиз арада тәэсир итү мөмкинлеген бирә торган «Татарстан Республикасы Экология картасы» геомәгълүмат системасында интеграцияләнә», - дип билгеләде ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков.

Омскидагы хезмәттәшләргә шулай ук бу елның техник яңалыгы – материалларны урында рәсмиләштерү мөмкинлеген бирә торган «Экокүзәтчелек» программа-аппарат комплексы да күрсәтелде. Планшетка урнаштырылган программа ярдәмендә дәүләт инспекторы урында ук акт төзи һәм, хокук бозу очрагы ачыкланган очракта, административ беркетмә рәсмиләштерә. Биредә үк документ кәгазьдә чыгартыла, ә ачыкланган хокук бозу турындагы белешмәләр бердәм базага җибәрелә.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International