Бүген Түбән Камада Кара Күл төбен һәм аның яр буендагы территориясен чистарту буенча экологик акция узды. Катнашучылар: Татарстандагы Рус география җәмгыяте бүлеге һәм шәһәр хакимияте әгъзалары, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы хезмәткәрләре, волонтерлар һәм эко-активистлар - төркемнәргә бүленделәр һәм җыелган чүп-чарның күләме буенча ярыштылар. Шулай ук аларга калдыкларны сортларга аерырга кирәк иде: пластик, пыяла, кәгазь калдыклары аерым урнаштырылды. «Чүпне аралап җыю – һәрберебезнең шәхси җаваплылыгы. Ул актив катнашуны һәм тырышлыкны әлеге күнегүне формалаштыру этабында ук таләп итә. Бүген биредә катнашкан һәркем йөкләнгән бурычны уңышлы башкарды», - дип сөйләде оештыручылар.
Күл төбен А.А.Леонов ис. Су асты фәнни-тикшеренү отряды дайверлары чистартты. Алар якынча 2 000 кв. м территорияне тикшерде. «Әгәр чүп-чарның табигате турында сүз барса, күл төбеннән автомобиль каплавычларын, тимер торбаларны, пыяла банкаларны, металл савыт-сабаларны чыгардык», - дип сөйләде водолазлар.
Чараны Түбән Кама хакимияте, Рус география җәмгыятенең төбәк бүлекчәсе һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министырлыгы оештырды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте