Күлләргә һөҗүм. Экологлар Лаеш районында су объектын күмүне туктату турында дәгъва белдерде

2018 елның 10 августы, җомга

Лаеш районының Кызыл Ил авылындагы чираттагы күлнең юкка чыгуын туктатырга – экологлар шундый карарга ирешү өчен көрәшә. Быелның май аенда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәй территориаль идарәсе инспекторлары Егорьев авыл җирлегендә Исемсез күлне күмү фактын теркәде. ТР буенча Росреестр идарәсе һәм Казан районара табигать саклау прокуратурасы хезмәткәрләре белән уздырылган уртак рейд барышында билгеләнгәнчә, билгесез затлар җир эшләрен уздырганда кишәрлекләрнең табигый ландшафтын үзгәрткән һәм авыл территориясендәге су объектын күмгән. Экоминистрлыкның ҮТИ хезмәткәрләре тарафыннан җир кишәрлекләренең милекчеләренә карата РФ КоАП 7.6 ст., РФ КоАП 8.42 ст. 1 өл., РФ КоАП 8.45 ст. 1 өл., РФ КоАП 8.6 ст. 1 өл. нигезендә беркетмәләр төзелде. Моннан тыш, күмү эше уздырылган территорияне тикшергәндә кишәрлекләрне законнарны бозып бүлеп бирү билгеләре ачыкланды. Процессуаль карар кабул итү өчен эш материаллары Казан районара табигать саклау прокуратурасына тапшырылды, Исемсез күлне күмү факты буенча ТР буенча РФ Тикшерү комитеты тарафыннан РФ ҖК 246 ст. ("Эшләр башкарганда әйләнә-тирә мохитне саклау кагыйдәләрен бозу") буенча җинаять эше кузгатылды.

Хәзерге вакытта икенче сулыкның һәлак булуын туктату максатында җир кишәрлеге милекчесенә карата Министрлыкның Үзәк идарәсе тарафыннан ТР Лаеш районы судына дәгъва шикаяте белдерелде. Экологлар билгеләгәнчә, уртача мәйданы 2000 м2 тәшкил иткән ясалма сулык язгы ташу чорында Мишә елгасы ташудан авыл җирлеген яклап торуны тәэмин итүче дренаж системасының бер өлеше булып тора.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International