Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Әлмәттә явым-төшем канализациясен законсыз тоташтыру фактына тап булды. Гастрольләр белән Әлмәттә бәйрәмнәр оештыручы компания, шәһәрнең бер бинасын вакытлыча арендага алган һәм үз хуҗалык-көнкүреш калдыкларын агызыр өчен явым-төшем канализациясенә законсыз тоташкан. Эш шартларын ачыклау барышында экологлар Әлмәт коммуналь хезмәтенә мөрәҗәгать итте: су белән тәэмин итү турында килешү бернинди оешма белән дә төзелмәгән. Хәзерге вакытта компания шәһәрдән чыгып киткән, инспекторлар тарафыннан РФ КоАП 7.20 ст. «Су белән тәэмин итүнең һәм су агызуның үзәкләштерелгән системаларына үзирекле рәвештә тоташу» буенча шәхси эшмәкәргә карата беркетмә төзелде, хокук бозучы затка административ штраф салынды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте