Кояш белән бердәм. Казанда кояш батарейкаларыннан эшли торган беренче катамаран тәкъдир ителде

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

Бердәнбер көймәне хозур кылдылар һәм анда йөреп карадылар, су транспортында экологик яктан чиста энергия чыганаклары һәм перспективалары турында белделәр. Казанда электр йөрткеч һәм кояш батарейкалары ярдәмендә эшләүче эко-катамаран тәкъдир ителде.

Көймә Татарстан башкаласына Россия елгалары буйлап экспедиция кысаларында килеп җитте (Санкт-Петербург – Бөек Новгород ­– Мәскәү – Әстерхан маршруты). Аның сәяхәте 1 сентябрьдә тәмамланачак. Бу вакытка эко-катамаран 5000 километрдан артык юл узачак, Россиянең 20 төбәгендә булачак, дип планлаштырыла.

«Аяз көннәрдә безнең катамаран 60-70 кВт җитештерә, болытлы һавада - 25-30 кВт. Хәрәкәт өчен бу җитәрлек - көненә без 40-60 кВт көч түгәбез. Шулай ук ачык көннәрдә кирәгеннән артык җитештерелгән энергия аша тулылана торган 70 кВт аккумулятор батарея запасыбыз бар. Әгәр батареялар тулы икән, без тәүлек буе аларда гына хәрәкәт итә алабыз, мәсәлән, төнлә шулай барабыз», – диде экспедиция җитәкчесе Евгений Казанов.

Кремль яр буенда экспедициядә катнашучыларны «Байтик» лагерының яшь эко-активистлары,  Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы хезмәткәрләре һәм кызыксынган казанлылар каршы алды. Биредә «Экодулкын» фәнни-техник фестивале ачылды, аның кысаларында экология белән мавыгучан балалар эко-квест, бәйге һәм викториналарда катнашты, көймәне карады һәм экспедиция әгъзалары белән танышты. «Фәнни-мәгърифәти сәяхәт безнең балаларга заманча фән һәм инженерлык фикерләү мөмкинлекләрен күрсәтте. Экспедиция эко-культура һәм халыкның Россия су ресурсларына сак караш формалаштыруына ярдәм итә», - дип билгеләп үтте Мәгълүмат системалары һәм экологик мәгариф идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International