Төзелеш чүбе, полиэтилен, агач калдыклары, ботак кисәкләре һәм кара металл ломы – Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәттә законсыз чүплек урынын ачыклады. Чүпләнгән территориянең мәйданы экологлар исәпләп чыгарганча 300 кв. метр тәшкил итте, ачыкланган чүп күләме – 500 куб. метр. "Әлеге очракта предприятие РФ КоАП 8.2 ст. ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр һәм бүтән куркынычлы матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-экологик таләпләрне үтәмәү") бозган, бу исә 100 мең сум күләмендә штраф салынуга китерде", – дип аңлата дәүләт инспекторы Айнур Мортазин. Чүплек урыны билгеләнгән срокта бетерелергә, штраф түләнгән булырга тиеш.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте