Калдыкларны туфракка ташлаган өчен төзелеш предприятиесе 200 мең сум түләячәк

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт районының Кәләй авылы җирлегендәге предприятиеләрнең берсендә санкцияләнмәгән рәвештә калдыклар урнаштырылган территорияне ачыклады. Чүплек биредә төзелеш эшләрен алып баручы компания тарафыннан өелгән. Әлеге оешма җитештерү калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозган өчен инде берничә мәртәбә административ җаваплылыкка тартылды һәм экологлар тикшерүендә тора. "Яңадан уздырылган тикшерү барышында әлеге оешманың вәкилләре калдыкларны алып чыгу фактын раслаучы документларны күрсәтә алмады. Ачыкланганча, төзелеш калдыклары, майдан калган буш мичкәләр, агач һәм тыгызланган катыргы калдыклары җиргә ташланган иде", – дип аңлата идарә башлыгы урынбасары Римма Миңнебаева.  Санкцияләнмәгән чүплекнең мәйданы 9 квадрат метр тәшкил итә иде. Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәгән өчен предприятие РФ КоАП 8.2 ст. нигезендә административ җаваплылыкка тартылды. 200 мең сум күләмендәге штраф билгеләнгән срокта түләнгән булырга тиеш.

 

 ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International