20 июльдә Зәйдә һәм Сарманда экология мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

20 июль көнне 10.00 сәгатьтә Зәй шәһәре хакимияте бинасында (Крупская ур., 6) әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк. ТР экология һәм табигый ресурслар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов, Казан районара табигать саклау прокуратурасы прокуроры Альберт Хәбиров һәм Татар табигать саклау районара прокуратурасы прокуроры Илсур Гыйльметдинов халык сорауларына җавап бирәчәк. Кабул итүгә 8(8555)45-66-56 телефоны буенча язылырга мөмкин.

Шушы ук көнне Сарман авылында да (Ленин ур., 35) хакимият бинасында гражданнар кабул ителәчәк. Башлана: 14.00 сәгатьтә. ТР экология һәм табигый ресурслар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов, Казан районара табигать саклау прокуратурасы прокуроры Альберт Хәбиров һәм Татар табигать саклау районара прокуратурасы прокуроры Илсур Гыйльметдинов халык сорауларына җавап бирәчәк. Язылу өчен телефон: 8(8555)45-66-56. 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International