Александр Шадриков Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты каршындагы Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет утырышында катнашты

2018 елның 17 июле, сишәмбе

Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты каршындагы Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча советның махсус утырышында калдыклар белән эш иткәндә гражданнарның экологик хокукларын тәэмин итү турында сүз барды. Чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков катнаша.

Кеше хокуклары буенча совет башлыгы Михаил Федотов, Кеше хокуклары буенча даими комиссиянең экологик хокуклар буенча рәисе Сергей Цыпленков, табигать саклау ведомстволары җитәкчеләре, фәнни оешмаларның экспертлары, бизнес вәкилләре һәм гражданнарның инициатив төркемнәре катнашында узган утырышта Россиядә каты коммуналь калдыкларны эшкәртүне тәэмин итү буенча чараларның нәтиҗәлелеге турында сөйләштеләр һәм күрсәтелгән калдыкларны эшкәртү өчен файдаланыла торган объектларны төзегәндә гражданнарның фикерен исәпкә алуны тәэмин итү буенча тәкъдимнәр кертелде.

Катнашучылар шулай ук йорт яны һәм гомуми файдаланудагы территорияләрдә чүпне аралап җыю системасына каршы килә торган факторлар, каты коммуналь калдыкларны эшкәртү буенча объектларны төзегәндә гражданнарның фикерен исәпкә алу механизмнары турында фикер алышты һәм әлеге өлкәдә Чит ил тәҗрибәсе турында докладлар тыңланды. "Безне калдыкларны полигоннарга урнаштырырга күнеккән, ләкин хәзер безгә калдыкларны утильләштерү өлкәсендә яңа технологияләрне үзләштерергә кирәк. Татарстанда әлеге мәсьәлә киң даирәдә күтәрелә, бу хакта фикер алышу өчен гражданнарның инициатив төркемнәре дә, фәнни бергәлек тә җәлеп ителде. Хөкүмәтнең, җәмгыятьнең, бизнесның һәм фәннең үзара тулысынча хезмәттәшлеге булганда гына иң яхшы нәтиҗәгә ирешергә мөмкин", – дип хәбәр итте Александр Шадриков.

Әлеге очрашу тәҗрибә уртаклашу урыны булып тора, калдыклар белән эш иткәндә гражданнарның экологик хокукларын тәэмин итү өлкәсендә үзара багланышта тору һәм хезмәттәшлек итү дәрәҗәсен үстерә.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International