Мәскәүдә Файдалы казылмаларны баету буенча XXIX халыкара конгрессы IMPC 2018 узачак

2018 елның 17 июле, сишәмбе

Дөньяның барлык почмакларыннан меңнән артык белгеч һәм галим тау сәнәгате өлкәсендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашу һәм инновацияләр хакында фикер алышу өчен Мәскәүгә җыелачак. 2018 елның 15 сентябреннән 21енә кадәр Халыкара сәүдә үзәгендә Файдалы казылмаларны баету буенча XXIX халыкара конгрессы IMPC 2018  булачак. Россия Фәннәр академиясе, РАН (ИПКОН) Җир асты байлыкларын комплекслы үзләштерү проблемалары институты һәм "МИСиС" илкүләм тикшеренү технологик университеты тарафыннан оештырылган конгресс Россия Федерациясе Хөкүмәте теләктәшлегендә узачак.

Конгресс кысаларында «IMPC 2018–EXPO. Минерал чимал табу һәм эшкәртү" халыкара күргәзмәсе, түгәрәк өстәлләр һәм пленар лекцияләр оештырылачак.  Фикер алышуның төп темалары:

- Технологик минералогия;

- Ваклау һәм классификацияләү;

- Экологик проблемалар һәм минерал калдыкларын утильләштерү;

- Баюның физик методлары – гравитацияле баю, магнитлы һәм электрик сепарация;

- Өслек химиясе. Флотациянең фундаменталь нигезләре. Флотация реагентлары. Флотация технологиясе;

- Тонкодисперслы продуктларны һәм шламнарны эшкәртү;

- Гидрометаллургия һәм бактерия ярдәмендә эретеп чыгару.

Конкрет җитештерү процессларында технологик казанышларга махсус игътибар биреләчәк.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International