Экологлар Тукай районы предприятиесен законсыз рәвештә пычратучы матдәләр ташлауда "тотты"

2018 елның 6 июле, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе инспекторлары Тукай районында экологик стандартларга туры килми торган эшчәнлек башкарылуын ачыклады. Хокук бозу очрагын ачыклау җирле халыкның игътибарлылыгы аркасында мөмкин булды.

Урынга чыккан экологлар бакчачылык җәмгыяте янәшәсендә пластмасса эшләнмәләр җитештерү буенча зур булмаган цех булуын билгеләде. Контроль чаралар барышында инспекторлар берникадәр җитешсезлек очракларын ачыклады. Предприятие бинасында станоклар һәм түбәдән чыгарыла торган суырту системалары бар иде.  Биредә экологлар һавадан пробалар алды, аларга ясалган анализ фабрика ташландыкларында пычратучы матдәләр булуын раслады. "Шул ук вакытта предприятие әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы объект буларак дәүләт теркәвенә алынмаган. Юридик зат тарафыннан шулай ук атмосфера һавасына чик дәрәҗәдә мөмкин булган ташландык нормативлары проекты да эшләнмәгән. Җитештерү һәм куллану калдыклары барлыкка килүе, аларны урнаштыру һәм зарарсызландыру турында 2017 ел өчен хисаплылык тапшырылмаган", – дип аңлатты дәүләт инспекторы Рөстәм Гәрәев.

Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәре суды карары нигезендә предприятиенең эшчәнлеге 14 көнгә туктатылды. Юридик зат түбәндәгеләр буенча җаваплылыкка тартылды:

- РФ КоАП 8.2 ст. "Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү",

- РФ КоАП 8.46 ст. "Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы объектларны дәүләт исәбенә кую буенча заявка тапшыру, исәпкә алу белешмәләрен актуальләштерү өчен мәгълүматлар тапшыру буенча бурычларны үтәмәү яисә вакытында үтәмәү";

- РФ КоАП 8.1 ст. "Шәһәр төзү эшчәнлеген башкарганда һәм предприятиеләрне, корылмаларны яки башка төр объектларны эксплуатацияләгәндә экология таләпләрен үтәмәү";

- РФ КоАП 8.21 ст. 1 өл. "Атмосфера һавасына зарарлы матдәләр ташлау яки махсус рөхсәттән башка аңа зарарлы физик йогынты ясау".

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International