Белемнәрен дә арттырдылар, табигатькә дә ярдәм иттеләр. "Шатлык" балалар лагерына экологлар килде

2018 елның 6 июле, җомга

Арча районының "Шатлык" балаларны савыктыру лагерында инде гадәткә әйләнгән экология көне уздырылды. Ял итүче балалар өчен табигатьне саклау тематикасына танып белү чараларын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре оештырды. Биредә һәр смена Үрнәк поселогында – Арча районының табигый гүзәл бер почмагында уза. Викториналар, конкурслар һәм флэшмоблар кысаларында балалар үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының күп төрле булуы белән танышты, туган төбәктәге табигать объектларының үзенчәлекләре турында сорауларга җавап бирде.

"Район территориясендә Казансу елгасының башлангычы урнашкан. Табигать һәйкәле – көньяк тайганың чыршылы-пихталы урманнарыннан торучы гүзәл табигать почмагы. Балыкларга бай елга, балыкларның кыйммәтле токымнарын үрчетү өчен бассейнда махсус сулыклар – буалар ясалган", – дип сөйләде балаларга экологлар. Су объектының һәм аның ярларының чисталыгын саклау максатында территориядә җыештыру эшләре башкарылды.

"Экологик юнәлешле чаралар балалар лагерьларында даими уздырыла. Кызыклы уен формасында без балаларны табигатьтә үзеңне грамоталы тоту кагыйдәләренә өйрәтәбез, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы объектларына кайгыртулы мөнәсәбәт тәрбиялибез", – дип билгеләде Төньяк ТИ белгече Фирдәүсә Латыш.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International