Махсус контрольдә. Республика башкаласында һава сыйфатын яңа җайланма ярдәмендә күзәтәләр

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан башкаласында атмосфера һавасының сыйфатына актив мониторинг эше дәвам итә. Мундиаль уздырылуга бәйле рәвештә Форд Транзит автомобиле базасындагы күчмә лабораторияләр яңа экологик-аналитик җайланма белән тәэмин ителде. Урнаштырылган хроматографик AGA-LIGA анализаторы һаваны ароматик углеводородлар – бензол, толуол, ксилол катнашы булу-булмавына карата тикшерү мөмкинлеген бирә. Ә портатив "Хроматэк-Газохром 2000" хроматографы нигезендәге автоматлаштырылган комплекс ярдәмендә бутилацетат, изопропилбензол һәм ацетон кебек пычратучы матдәләрнең булу-булмавы да ачыклана. Чемпионат уздырылу чорында Казанда көн саен 5 күчмә лаборатория йөреп тора, алар 16 компонент буенча һавага анализ ясый. Мобиль станция пробаларны хәрәкәт барышында да ала, бу исә автомагистральләрнең газлану дәрәҗәсен бәяләүдә мөһим булып тора. Шулай ук автомобильдә метеорологик комплекс бар, ул һаваның температурасын, басымын, дымлылыгын һәм җил юнәлешен үлчи.

Казанда шулай ук һавага булган ташландыкларны дүрт автоматлаштырылган контроль постында да күзәтеп торалар. Алар предприятиеләрнең эшен тикшереп тора һәм башкала территориясен тулысынча диярлек колачлаган рәвештә урнашканнар. Үлчәү эше 38 компонент буенча уздырыла. Контроль датчиклары ташландык фактын гына түгел, ә аның чыганагын да ачыклый ала – гаеплене җил юнәлеше буенча билгелиләр. Һавада булган төп һәм үзенчәлекле пычрату матдәләренең катнашмалары турында белешмәләр, шулай ук метеопараметрлар һәр 20 минут саен автомат рәвештә стационар һәм күчмә станцияләрдә дә теркәлеп бара һәм "Татарстан Республикасы экология картасы" ДМС чагылдырыла. Хәзерге вакытта атмосфера һавасыннан алынган пробаларны анализлау нәтиҗәсендә башкалада зарарлы матдә катнашмаларының арту күренешләре теркәлмәде. 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International