Елга һәм яр – шәхси ихтыяҗлар өчен. Түбән Кама районында су объектын үзирекле рәвештә биләп алу факты ачыкланды

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

Түбән Кама районының Түбән Уратма авылында яшәүче су объектын һәм яр буе зонасын шәхси файдалануга биләп алган. Җирле халыктан килгән мөрәҗәгать буенча Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсе инспекторлары урынга чыкты. Карау барышында билгеләнгәнчә, Уратма елгасын коймалап алу авыл хуҗалыгы терлекләрен саклау максатында гамәлгә ашырылган. Бер гектар чамасы күләмендә коймалап алынган кишәрлек авылда яшәүче тарафыннан көтүлек җире буларак кулланылган. "Физик затның гамәлләре экологик таләпләренә каршы килә. Гражданнарның уртак файдаланудагы су объектына һәм яр буе полосасына ирекле үтеп керә алуын тәэмин итү шартларын үтәмәгән өчен, шулай ук җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәгән өчен гаепле зат РФ КоАП 8.2 ст. һәм РФ КоАП 8.12.1 ст. буенча җаваплылыкка тартылачак", – дип аңлатты экологлар. Бер ай дәвамында үзирекле рәвештә торгызылган агач коймалар сүтелгән булырга тиеш.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International