ҮТИ инспекторлары туфракның уңдырышлы өслеген үзирекле рәвештә салдыру фактын тикшерә

2018 елның 19 июне, сишәмбе

Питрәч районы территориясен тикшерү барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Иске Шигали поселогы янәшәсендә туфракның уңдырышлы өслеген үзирекле рәвештә салдырып алу һәм бер урыннан икенче урынга күчерү фактына тап булды. 5 самосвал һәм 1 төягеч трактор тиешле документлардан башка гына җир эшләрен башкара иде. Кишәрлекне Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе вәкилләре белән бергә тикшерү барышында билгеләнгәнчә, бозылган җирләрнең мәйданы 55 347 квадрат метр тәшкил итте, алуның уртача тирәнлеге – 20 см кадәр. Якын киләчәктә әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян күләме исәпләнәчәк. Әлеге факт буенча ТР Экоминистрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан административ эзләтү эше алып барыла. Җирләрне бозган өчен гаепле затлар РФ КоАП 8.6 ст. 1 өлеше ("Туфракның уңдырышлы катламын салдырып алу яисә бер урыннан икенче урынга күчерү") буенча административ җаваплылыкка тартылачак.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International