Икеайлык йомгаклары буенча муниципалитетларның эш нәтиҗәләре. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов иң активларга бүләкләр тапшырды

2018 елның 9 июне, шимбә

Бүген Татарстан башкаласында санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре буенча иң югары күрсәткечләргә ирешкән муниципалитетларны билгеләп уздылар. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында булып узган киңәшмә барышында район башлыкларына бүләкләр тапшырды. "Иң яхшы муниципаль берәмлек" конкурсы Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан уздырылды. Призерларны сайлаганда район территориясендә тәртипкә китерелгән җитешсезлек очраклары, уздырылган экологик-агарту һәм табигать саклау чараларының саны, өмәләрдә катнашкан гражданнарның муниципалитетның гомуми исәбендәге өлеше һәм башкалары исәпкә алынды.

Конкурс йомгаклары буенча шәһәр округлары төркемендә иң яхшысы Казан шәһәре булды, Яр Чаллы шәһәре – 2 урында. шәһәр үзәге статусы булган муниципаль районнар төркемендә 1 урынны Әлмәт районы, 2 урынны Түбән Кама районы, 3 урынны Минзәлә районы алды. Үзәк-статуслы муниципаль районнар: шәһәр тибындагы поселок, район үзәге, авыллар арасында иң яхшысы – Сарман районы, 2 урында – Саба районы, 3 урында – Апас районы.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International