Ихтыяри инспекторлар. Табигатьне яклау өчен алар рәтенә бас!

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасында халыкның нәтиҗәле экологик күзәтчелек эшчәнлеге җайга салынды. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының һәр территориаль идарәсе каршында җәмәгать инспекторлары институты эшли. Мисал өчен, хәзерге вакытта Министрлыкның Үзәк идарәсе өчен 72 ихтыяри зат беркетелгән. Активистлар һәм битараф булмаган, экологияне саклауга үзеннән өлеш кертү ниятен белдергән гражданнар махсус әзерлек уза – аларны экологлар, хәтта юристлар өйрәтә. Алынган белемнәр тәҗрибәдә, дәүләт инспекторлары белән бергәләп уздырылган рейдлар барышында кулланыла. Өйрәнүләр тәмамлангач документ – аларның югары статусын һәм актив яшәеш позициясен раслый торган таныклык бирелә. Әйтик, ел башыннан бирле ҮТИ җәмәгать инспекторлары тарафыннан табигать саклау законнары бозылуның 50гә якын очрагы ачыкланды. Калдыкларның законсыз урнаштырылган урыннарын ачыклап, мисал өчен, әлеге урынны теркиләр һәм махсус акт төзиләр, соңыннан административ беркетмә төзү өчен аны дәүләт инспекторларына тапшыралар. "Җәмәгать инспекторлары үз эшчәнлекләрен ирекле һәм түләүсез нигездә башкара. Безнең ведомство халык белән даими рәвештә агарту эшен алып бара, республикада яшәүчеләрнең әйләнә-тирә мохит проблемаларына җаваплы караганы өчен без бик сөенәбез", – дип билгели ҮТИ инспекторлары.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International