Татарстанның танылган зоологы һәм экологы Валериан Иванович Гаранин 90 яшьлек юбилеен билгеләде

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

Узган ялларда Казан федераль университетында Татарстанның танылган зоологы һәм экологы Валериан Иванович Гаранинның 90 яшьлек туган көне уңаеннан тантаналы чара булып узды.

Бу кеше 70 елдан артык гомерен Казан университетының биологик факультеты белән бәйләгән, биредә ул башта студент була, ә соңыннан укытучы булып эшли һәм СССРда беренче табигать саклау кафедрасына җитәкчелек итә. Валериан Иванович хәзер дә КФУ Зоология музеенда фәнни хезмәткәр булып эшли. Ул 350 басма эш авторы һәм соавторы, шул исәптән 30 монография һәм китап иҗат иткән, Татарстандагы Кызыл китапларның берсенең авторы булып тора.

Бу көнне юбилярны Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов та котлады: "Сезнең хезмәтегез һәм фән үсешенә керткән өлешегез зур һәм бәяләп бетергесез. Сез маңгай тирен тамызган, тәҗрибә һәм белем салган хезмәт алга таба да шатлыклар һәм яңа казанышлар алып килсен."

Министрлык коллективы барча котлауларга кушыла һәм Валериан Ивановичка күп елларга ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, мәрхәмәт, тынычлык һәм иминлек тели! 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International