Казанда "Экосити-2018" конкурсына йомгак ясалды

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

Әмәт тавы урман паркы территориясендәге "Йорт" эко-үзәгендә экологик проектлар презентацияләнде һәм "Экосити-2018" конкурсына йомгак ясалды. Әлеге конкурс FIFA 2018 футбол буенча дөнья чемпионатын оештыручы барча шәһәрләрдә мәктәп укучылары арасында уза. Өстәлгән чынбарлык технологияләрен кулланып, "Экосити-2018" җыелмасы нигезендә Казан шәһәренең 6-10 сыйныф укучылары 13 проект әзерләгән. Эшләр арасында – Кабан һәм Аккош күлләре торышын зообентос буенча бәяләү, Казан шәһәре рельефларының карст формалары буенча экскурсия маршрутлары эшләү, Татарстан мисалында геомәгълүмат методларын кулланып, җир асты суларының экологик якланган булу-булмавын билгеләү һ.б.  121 нче лицейның 6 "г" сыйныфында укучы Ләйлә Миңнеголова пластик савытта саклаганда эчә торган суның сыйфатын тәҗрибә ясап карау юлы белән билгеләргә булган. Яшь тикшерүче биотест уздырган – кресс-салат һәм суган орлыкларын пластмасс һәм пыяла савытларда саклана торган суда үстереп караган. "Тәҗрибә шуны күрсәтте: пластик белән ярты ел элемтәдә булган су кресс-салат орлыклары шытуын 26%ка һәм үсемлекнең озынлыгын 7,49 мм киметте. Пластик савыттагы суда үстерелгән суган тамыры 4 см кимрәк, ә кыяк озынлыгы пыяла савыттагы суда үстерелгәне белән чагыштырганда 6 см кыскарак булып чыкты. Шул рәвешле, мин пластик савытта су сатып алганда кулланучыларны суның агызылу вакытына игътибар итәргә һәм бу савытны кабат кулланудан баш тартырга чакырам", – дип билгеләде укучы. Жюри вәкиле, ТР Экоминистрлыгы белгече Василий Демьянов сүзләренчә, конкурс мәктәп укучыларына табигый ресурсларны нәтиҗәле файдалану, калдыкларның санын киметү һәм утильләштерү, биотөрлелекне саклау мәсьәләләрен хәл иткәндә гамәли катнашу мөмкинлеген биргән. "Конкурс бурычларының берсе – мәктәп укучыларының экологик культурасын арттыру, иң яңа технологияләр өлкәсендә мәгърифәтләү, җаваплы экологик тәртип тәрбияләү", – дип билгеләде ул. Конкурста җиңүчеләр призлар алды, ә барлык катнашучыларга FIFA-2018 оештыручысыннан рәхмәт хатлары тапшырылды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International