Яшьләрнең "Коррупциягә каршы бергәләп!" социаль реклама конкурсы игълан ителә

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

14 яшьтән 35 яшькәчә булган кешеләр Яшьләрнең "Коррупциягә каршы бергәләп!" халыкара коррупциягә каршы социаль реклама конкурсында катнаша ала. Максаты – яшьләрне коррупция күренешләрен профилактикалау максатларында социаль реклама эшләү һәм аннан файдалану эшенә җәлеп итү, җәмгыятьнең халыкны коррупциягә каршы агарту эшендә прокуратура органнары һәм дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлек итүдә эш тәҗрибәсе формалаштыру, Армения, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Россия һәм Таҗикстан яшьләрен коррупцияне профилактикалауда катнашуга җәлеп итү.

Конкурс "Иң яхшы плакат" һәм "Иң яхшы видеоролик" номинацияләрендә уздырыла. Эшләрне кабул итә башлау датасы – 2018 елның 2 июле. Катнашу шартлары турында мәгълүмат белән оештыручының рәсми сайтында танышырга була: http://genproc.gov.ru/anticor/konkurs-vmeste-protiv-korrupcii/competition/.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International