Очыш нәтиҗәләре буенча республиканың төньяк төбәгендә 660 кв. м. чүплек юкка чыгарылды

2018 елның 22 мае, сишәмбе

Татарстанның Төньяк төбәгендә 660 квадрат метр җир чүп-чардан арындырылды. Санитар-экологик икеайлык кысаларында санкцияләнмәгән рәвештә булдырылган чүплек урыннары юкка чыгарылды. Республиканың төньяк өлешендәге муниципальрайоннарның территорияләрен очкыч ярдәмендә тикшерү нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы инспекторлары табигать саклау законнары бозылуның 123 очрагын ачыклады. Бүгенге көндә аларның 63%ы тәртипкә китерелде. Арча, Кукмара, Теләче, Саба, Балтач районнары башкарма комитетлары күрелгән чаралар турында даими рәвештә хисап тота, территорияләрне санитар чистарту эше дәвам итә.

Хокук бозуларны теркәү өчен экологлар тарафыннан башка төрле нәтиҗәле методлар да кулланыла. Әйтик, Арча районында фототозак ярдәмендә чүплек барлыкка килүдә гаепле зат теркәлде. Югары Аты авылында яшәүче зат РФ КоАП 8.2 ст. ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") нигезендә административ җаваплылыкка тартылды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International