Әлмәт районында чүплек барлыкка килүгә юл куйган фирмага карата инспекторлар административ эзләтү эше алып бара

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Кырга чүп ташлаган компания җитештерү калдыкларын җиңел , ләкин законсыз рәвештә ликвидацияләү ысулын тапкан. Әлмәт районының Колшәрип авыл җирлеге территориясендә ТР Экоминистрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары фанера, черепица, керамика, пыяла, төзелеш кирпече, алюминий фольга, базальт һәм пыяласүс калдыкларын теркәде. Ресторанны үзгәртеп кору нәтиҗәсендә барлыкка килгән калдыклар өч урында туфрак өстенә ташланган. Чүплек урнаштыруның гомуми мәйданы 482 м2 тәшкил иткән. Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Россия Федерациясенең "Әйләнә-тирә мохитне саклау турында" федераль законының 15 ст. каралган таләпләрне бозучы затлар административ җәзага тартылачак, дип хәбәр итте экологлар. РФ КоАП 8.2 ст. буенча фирма-подрядчыга 100 мең сумнан 250 мең сумга кадәр штраф яный.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International