Чиста булачак. Түбән Кама халкы берьюлы өч шәһәр мәйданчыгын төзекләндерде

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Түбән Каманың берьюлы өч мәйданчыгында табигать саклау акцияләре узды. Шәһәр территорияләрен төзекләндерү һәм яшелләндерү чараларында шәһәр хакимияте җитәкчеләре, суд хезмәткәрләре, идарәче компанияләрнең вәкилләре, ТР Экоминистрлыгының Чулман аръягы идарәсе белгечләре, Түбән Кама урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, Түбән Камадагы барча вузлардан һәм ссузлардан студентлар катнашты. Мурадьян урамыннан башлап Красный Ключ урамына кадәр территория чүп-чардан һәм яфраклардан чистартылды, маршрут буйлап 300 каен һәм өрәңге үсентесе утыртылды, Хәрбиләр-интернационалистлар һәйкәле тирәсендәге территория төзекләндерелде, "Гадел хөкем аллеясы"на нигез салынды.

Ел саен, яшелләндерү мәсьәләләрен хәл итү кысаларында "Яшел дулкын" проекты тормышка ашырыла. Быел Түбән Кама территориясендә 25 мең үсенте утырту планлаштырыла, шуларның 5 меңен – язгы чорда.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International