Иң яхшыдан иң яхшылары. Казанда иң актив мәктәп сайланды

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

Казаннан, Яшел Үзәннән һәм Лаештан 18 белем бирү йорты 2 атна дәвамында "Иң актив мәктәп" исеме өчен көрәште. Макулатура, батарейка җыю, экологик мастер-класслар уздыру – беренче сайлап алу этабы барышында конкурсантларга боларның барысын да узарга кирәк иде. Иң әзерлеклеләр финалга узды, һәм биредә балалар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтте. Чыгышлар барышында балалар рэпер ролендә дә булды, 21 нче гасыр Шүрәлесе образына да кереп күрсәтте. 146 нчы мәктәп укучылары аеруча аерылып торды, лаеклы рәвештә 1 нче урынны яулады. Конкурс йомгаклары буенча икенче урын 125 номерлы гимназиягә, өченче урын 161 нче мәктәпкә бирелде. Традицион интернет-тавыш бирү дә читтә калмады, анда 3200 артык кеше катнашты. Интернет йомгаклары буенча 54 нче мәктәп "Иң актив мәктәп" буларак танылды. Барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшырылды, ә җиңүчеләрне конкурсның фирмалы статуэткалары һәм дипломнар белән бүләкләделәр. Актив катнашулары өчен мәктәпләрне котлыйбыз һәм рәхмәт белдерәбез, киләсе елда да барысын да тулы составта күрергә ниятлибез!

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International