Александр Шадриков: “Яшьләр – безнең өметебез һәм терәгебез”. Казанда яшьләрнең экологик оешмаларының III “ЭКОдулкын-2018” форумы старт алды

2018 елның 14 апреле, шимбә

Бүген республика башкаласын “ЭКОдулкын” биләп алды. Әйләнә-тирәлек торышына битараф булмаган 300гә якын яшь эколог бүген Казанда яшьләрнең экологик оешмаларының III  “ЭКОдулкын-2018” форумына җыелды. Чараны тантаналы рәвештә ачып җибәрү өлешендә Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков катнашты. “Яшьләр – безнең өметебез һәм терәгебез. Бүген әлеге форумда катнашучы активистлар үз мисалында өлкән буыннарга экологиягә, табигатькә ни рәвешле карарга кирәклеге турында күрсәтә, аны ничек сакларга кирәклеге турында үсеп килүче буынга җиткерә”, – дип билгеләде Александр Шадриков. 

Чараның мактаулы кунаклары буларак ТР Дәүләт Советы депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, экология өлкәсендә фәнни эш буенча институт директоры урынбасары Дмитрий Иванов, ТР Ихтыярилыкны үстерү үзәге җитәкчесе Анна Синеглазова катнашты.

“Бүген биредә безнең республиканың актив өлеше җыелган. Татарстан – үсеш алган сәнәгать төбәге, һәм бездәге һава белән су чиста булсын өчен, уртак, комплекслы тырышлык таләп ителә. Киләчәк – безнең белән. Гамәлләребез нинди булса, тормышыбыз да шундый”, – диде үзенең чыгышында Таһир Һадиев.

Форумның программасы бик бай иде. 9 белем бирү мәйданы эшләде: “Эко-лекторий: “яшел” йортка 5 адым”, “Эко-туризм”, “Экологлар кайда эшли? Эш бирүчеләр белән очрашу”, “Дебатлар”, “Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә грант ярдәме”, “Татарстан Республикасында экологик проектларны мәгълүмат белән тәэмин итү һәм популярлаштыру”. Түгәрәк өстәлләр, очрашулар, дискуссияләр – барысы да табигать саклау темасы буенча. “ЭКОдулкын” кысаларында экологик проектлардан күргәзмә дә эшләде, биредә балалар әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә үз идеяләрен җиткерде.

Яңа бурычлар, планнар, перспективалар – Форум йомгаклары буенча Татарстан Республикасында экологик хәрәкәтне үстерү буенча яңа Концепция төзү планлаштырыла.

Яшьләрнең экологик оешмаларының III “ЭКОдулкын-2018” форумы 15 апрельдә төгәлләнәчәк. Иртәгә, Әмәт тавы урманында, ябылу тантанасы узачак, биредә йөзләрчә ЭКОактивист дулкын формасына кереп, республикадагы барлык экологик хәрәкәтләрнең бердәмлеген символлаштыручы массакүләм флешмоб уздырачак.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International