Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына Казандагы "Экопарк" идарәче оешмасы" ягыннан сасы ис килүе турында хәбәр килде. Аның сәбәпләрен ачыклау максатында Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары шул урынга чыкты. Экологлар һавадан пробалар алды, нәтиҗәдә һавада углерод оксиды, метан, фенол, этилацетат һәм ксилоллар булуы ачыкланды. Әлеге факт РФ КоАП 8.21 ст. 1 өлешен ("Атмосфера һавасына зарарлы матдәләр ташлау яки махсус рөхсәттән башка аңа зарарлы физик йогынты ясау") бозу булып тора. ҮТИ инспекторлары идарәче компанияне шушы статья буенча җаваплылыкка тартты, материаллар Идел буе районы судына җибәрелде. Хокук органы 180 мең сум күләмендәге штраф рәвешендә административ җәза билгеләү турында карар чыгарды.
Әлеге вакытта экологиягә китерелгән хилафлыкны бетерү таләбе оешма тарафыннан үтәлде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте